Бала әтисенә сыена


 1  2  3  4  5  6  7  8  9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43

Әти, синең дә әтиең, булган, әйеме?
— Булган, улым, беләм, ләкин аз.
Икәү басуларда йөри идек
Ћич онытылмый андый матур яз.
Әти диеп сөеп эндәшәсең,
Онытылып тыңлыйм сүзеңне.
Бер мизгелгә алыштырып куям
Синең урыныңа үземне.
Би“ сагындым, улым, әтиемне,
Тилмерсәм дә инде кайтмады.
Күкрәгенә кысып, үбә-үбә,
Улым! диеп кабат әйтмәде.
— Әти, минем бии беләсем килә
Бабам сезие нигә ташлаган?
— Гитлер дигән явыз илебезгә
Мәрхәмәтсез сугыш башлаган.
Әтием ўәм аның кебек күпләр
Џз бурычын киткән үтәргә.
Дошманнарны куып илебездән
Кирәк булган безгә үсәргә.
Әтием кайта алмады авылыбызга
Кургаш пуля гомерен чикләде.
Еллар үткән саен аның якынлыгы
Күңелемнән ўич тә китмәде.
— Әти, сугыш кабат булмасмы?
— Сугыш булмас, улым, моның өчен
Тырыш хезмәт кирәк, ныклы
бердәмлек.
Дошманнарның акылын уятырлык
Җирдә дуслык кирәк, күркәмлек!


 1  2  3  4  5  6  7  8  9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43

< = артка Галия Мортазина - болгар язмалары. алга = >

* бoлгар шрифтларын шунда табырсыз.
* булгарские шрифты найдете здесь.
* bolgarian fonts will find here

Hosted by uCoz