Кизләүдәге чишмә


 1  2  3  4  5  6  7  8  9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43

Нигә Кизләү? Белмим.
Тик чишмәсе
Мәңге агадыр күк шул эздән.
Тыныч кына
Моңга тулып ага
Нидер өмет итә ул бездән.
Су өстенә калкып
Күпме еллар буе
Үлән үскән кат-кат кизләнеп.
Бабайларыбыз бәлки
Шуңа да әле
Атагандыр аны Кизләү дип.
Ял иткәндер шунда
Чалкан ятып,
Ни уйлады икән шул чакны.
Улак буйлап ага
Салкын чишмә
Кемнәр батырды икән улакны?
Авыр булган тормыш
Тик шулай да
Гүзәллекне таный белгәннәр.
Кирәк булган җирдә
Көч куелган
Якшылыкны алдан күргәннәр.
Кизләү сазлыгыннан
Чишмә ага.
Нигә моңлы икән тавышы?
Заманында
Кадер-хөрмәт күргән
Ил картларындадыр сагышы.
Чишмә түзде.
Аннан әйтте өзеп:
Гомер буе эшләп,
Агар юлым тузды,
Бура, улак бүләк итсәгез,
Ярсып агар идем,
Шатлык чәчеп,
Саф суымны килеп эчсәгез!
 


 1  2  3  4  5  6  7  8  9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43

< = артка Галия Мортазина - болгар язмалары. алга = >

* бoлгар шрифтларын шунда табырсыз.
* булгарские шрифты найдете здесь.
* bolgarian fonts will find here

Hosted by uCoz