Яз гөлләре
Чәчәк аткан
Аларның язы килгән.
Минем язым
Нигәдер юк,
Юлларын тузан күмгән.
Көтәм үзен.
Сагынып көтәм,
Шулай да сабыр итәм.
Чәчәкләрне сөя-сөя
Уй буйлап ерак китәм.
Ни булды соң,
Язым сиңа,
Җылы җилләрең исми?
Күзләремне
Болыт баса,
Күңелемдә гөлләр үсми.
Аяз көннәр
Шатландырмый,
Суык җил һаман җилли.
Белсәм икән,
Әйтегезче!
Нигә соң язым килми?
< = | артка | алга | = > |
* бoлгар шрифтларын шунда табырсыз. * булгарские шрифты найдете здесь. * bolgarian fonts will find here |