Тархан минем туган авылым,
Әйләнәсе гел урман,
Читкә китсәм дә кайтырмын
Сагынырмын, күп тормам.
Кушымта:
Шунда минем туган өем,
Үскән бала чакларым.
Чәчәккә күмелгән бакчам,
Гүзәл алмагачларым.Челтер-челтер чишмәләрен
Таба агар юлларын.
Саф күңелле эшчән яшьләр
Синең сөйгән улларың.
Кушымта:Тургаем моңына күмелә
Кушымта:
Киң кырлар, басуларың.
Җырларыма кушып басам
Йөрәгем ярсуларын.
Шунда сөйдем матур ярлар
Яшьлегем төсе итеп.
Юк, таба алмам бәхетемне
Авылдан читкә китеп.
< = | артка | алга | = > |
* бoлгар шрифтларын шунда табырсыз. * булгарские шрифты найдете здесь. * bolgarian fonts will find here |