Туган авылың
Буйларын,
Басуларын, кырларын,
Тынга калып
Тыңлачы бер
Былбылларның җырларын.Шатлыгын да,
Моңнарын да
Җыеп сал күңелеңә.
Бала чакны
сагынасың
Менеп күңелең күгенә.Рәхәт, бай тормышта,
Яшәп ахыр чиктә.
Рәхмәт әйтерме
кемдер читтә?Авылың бәхете әчен
Көчен бирсәң,
Шигъри җыр булып,
Мәңге калырсың истә.Ә сез еракта
Алама бит, өзелсә дә,
Сагындырып,
Сагынып яшисез анда.
Көтәбез, кайтыгыз
Авылга, оланнар,
Көтәбез, котәбез һаман да!
Алмагачтан
Ерак тәгәрәми, югалмый.
Газизләрем, Туган
Авылын ташлап.
Бәхет эзләп читкә юл алмый.
< = | артка | алга | = > |
* бoлгар шрифтларын шунда табырсыз. * булгарские шрифты найдете здесь. * bolgarian fonts will find here |