Сирень чәчәкләрен
өзә-өзә,
Күңелемә берәм-берәм
төзә-төзә.
Уем китте
Ерак яшьлегемә.
Сирень чәчәген
ап-агын,
Яшьлеккә тиң иң сафын
Синнән алган идем
Елмаеп, дәшми генә...
Яз саен сиреньнәр,
Хуш исләр таратып,
Чәчәккә күмелә.
Күңелем һаман да
Үткәнне яңартып,
Аларга үрелә...
Сиреньнәр иелә,
Ак таҗлар
Очына, сөелә.
Ашкына йөрәгем
Гел изге
Хисләргә бирелә.
Сагынам да сине —
Сирень чәчәемне
Киләм бирегә.
< = | артка | алга | = > |
* бoлгар шрифтларын шунда табырсыз. * булгарские шрифты найдете здесь. * bolgarian fonts will find here |